Җылы, коры көннәр җиттеме, янгыннар саны кискен арта. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, кипкән үләннәрне, чүп-чарны яндыру. Нәтиҗәдә ут торак йортларга, башка корылмаларга күчеп, аларны юк итә. Ә кайбер очракларда кешеләр гарипләнә я һәлак була.
Хәзер янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда учаклар ягылу тыела. Таләпне үтәмәүчеләр штрафка тартыла: физик затларга 2-4 мең сум, вазыйфалы затларга 15-30 мең сум, юридик затларга 400-500 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.
Куркыныч хәлләрдә ашыгыч ярдәм сорап 112 яисә 101 номерына, өй телефоныннан 2-01-01 телефонына шылтыратырга кирәк.