Вакыйф Хатыйп улы Фатыйховны искә алдылар

2015 елның 8 мае, җомга
Вакыйф ага район халкын бик яхшы белә. Авыл халкы аңа ышана, эшендә ярдәм итә. Нәтиҗәдә аның участогында җинаятьләр саны елдан-ел кими. Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү дәверендә үзен югары квалификацияле, белемле, энергияле белгеч һәм җитәкче итеп күрсәтә. Җәмәгать эшләреннән дә читләшми. Ә 1969 елда Базарлы Матак авыл советы депутаты итеп сайлана.Вакыйф Фатыйховның илебез хакына хезмәте югары бәяләнә. Ул "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен",   «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. медальләр, "Милиция отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
 
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Вакыйф аганың якыннары аның каберенә барып чәчәкләр куйдылар. Хөрмәтле хезмәттәшебез турында истәлекләр безнең күңелләрдә бик озак сакланыр.
 
 
 
 

 


Виктор БУЛЮЧЕВ, эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International