Әлки районы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә

2015 елның 10 мае, якшәмбе

Менә район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев митингның бәйрәмгә әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга җиткерә. Шуннан җиңү парады башланып китә. Мәйдан аша акрын гына ДОСААФ, район эчке эшләр бүлеге, янгын хезмәте, үзәк хастаханә, сугышчан конфликтлар ветераннарының "Боевое братство" оешмасы машиналары уза. Машина әрҗәләрендә 1941 елның фаҗигале җәен чагылдырган күренешләр.  Аларны районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән. Техника үтеп бетүгә мәйданга Җиңү байрагы һәм аны озатучы байракчылар төркеме керә. Алар артында - сугышта һәлак булган бабаларының фотоларын тоткан үсмерләр - "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар. Шулай ук әфганчылар, эчке эшләр бүлеге, янгын часте хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, хәрби-патриотик клублар колонналары да үз урыннарын алдылар.

 Аннары митингта катнашучылар күңелләргә бик нык тәэсир иткән әдәби-музыкаль монтаж карадылар. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сугыш чорына кагылышлы күренешләр белән митингка килүчеләрнең иң нечкә, иң ихлас хисләрен уяттылар.Әлкилеләрне олы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Казан кунагы, табигать ресурсларыннан файдалануны күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, сугыш ветераны Лев Миндрюков, рухани Андрей Зиньков, Ислам хәзрәт Шәйхетдин, тагын бер кунагыбыз, физика-математика фәннәре докторы, Россиянең атказанган космик техника төзүчесе, районның почетлы гражданины Урал Закиров, яшь буын исеменнән гимназия укучысы Алинә Нәбиуллина котладылар. Фәрит Хәйретдинов Татарстан президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннехановның мөрәҗәгатен укыды һәм олы юбилейны үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиевка республика лидерының Рәхмәт хатын тапшырды.   Шуннан соң район ветераннар советы, оешмалар, учреждение һәм предприятиеләр коллективлары исеменнән Азат  итүче солдат һәйкәле итәгенә гирляндалар, веноклар куелды. Бик күп әлкилеләр - олылар да, яшьләр дә чәчәк бәйләмнәре алып килгән иде, алар да Мәңгелек ут янына ятты. Күзләрдә яшьләр җемелдәде. Һәркемнең хәтерендә, мөгаен, сугышта катнашып, илебез азатлыгы өчен ятып калаган, тылда хезмәт куйган якыннарының истәлеге яңаргандыр.Аннары бәйрәм тантанасына килүчеләр ял паркында солдат боткасыннан авыз итә алдылар. Шунда ук район туган якны өйрәнү музее һәм Базарлы Матак урта мәктәбе музее экспозицияләрен дә карага мөмкин иде. Алда исә әлкилеләрне күңелле концерт, ял чаралары көтә.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International