Александр Никошин әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

2015 елның 10 мае, якшәмбе
 
Хөрмәтле әлкилеләр! Бүген без 1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышында Совет халкының фашист илбасарларын җиңүенә 70 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көннәрдә һәйкәл-обелисклар янына җыелып, ул дәһшәтле елларны искә төшерәбез, фронтта һәлак булган авылдашларыбыз алдында баш иябез, ул Җиңүгә өлеш керткән өлкән буынга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Дүрт елга сузылган, кешелек тарихына иң куркыныч, иң күп корбаннарга китергән вакыйга буларак кереп калган сугышта халкыбыз тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, газиз Ватанын ничек яратуын, азатлыкка ни дәрәҗәдә омтылуын раслады. Җиңүчеләр буыны, мәңгелек дан сезгә!
 
Хөрмәтле ветераннар, райондашлар!  Һәммәгезне олуг бәйрәм белән котлыйм. Һәр гаиләгә, һәр әлкилегә иминлек, хезмәт уңышлары, бәхет телим. Илебез азат, тормышыбыз тыныч булсын иде.
 
                             Александр Никошин, район башкарма  комитеты җитәкчесе. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International