Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Без күргәннәрне язсаң, китап булыр, – ди Габбас ЗӘЙДУЛЛИН
2015 елның 10 мае, якшәмбе
Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Бик әйбәт хәтерлим – 1941 елның сентябрендә әтине сугышка алдылар. Ул көнне авылдан күп ирләр китте фронтка. Озатырга да бихисап кеше килгән иде.
Безнең әти 1942 елны Ленинград блокадасына эләкте, шунда ике мәртәбә яраланды. 1943 елның 15 сентябрендә соңгы хаты килде. Шул ук елның сентябрь аенда Госман абыемны сугышка алдылар. Ә 1942 елның сентябрендә әтинең энесе Якуп абыйның һәлак булуы, Украинаның Львов шәһәре тирәсендә җирләнүе хакында хәбәр алган идек. Сентябрь ае безнең өчен әнә шундый кайгылы, фаҗигале булды.
Госман абый, Суслонгер лагереның ачлыгын кичереп, 1944 елны фронтка җибәрелә. Ул Карпат тауларын үтеп, Румынияне, Венгрияне азат итеп, сугышны Чехословакиядә тәмамлый. 1950 елга кадәр Көнбатыш Украинада, әле хәзер дә баш күтәрүче бандеровчыларга каршы сугышларда катнаша. Госман абыем әле дә исән, Октябрьск шәһәрендә яшәп ята.
Сугыш афәтләре безгә зур югалтулар алып килде. Әйткәнемчә, газиз әтиебез, аның энесе яу кырында башларын салдылар. 1980 елда без әтинең каберен зиярәт кылырга Ленинградка бардык. Әтиебез Пискарев мемориаль зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән.
Сугыш елларында авылда да тормыш бик авыр булды. 1942 елны, җиде сыйныфны тәмамлагач, мин ат җигеп эшли башладым. Безнең каршыда гына ашханә урнашкан, мин шунда утын, су ташый идем. Шул вакыттагы үзәккә үткән бер хәлне языйм әле. Хәтеремдә, карт кына ак атны җигеп урманга утынга киттем. Совхоз делянкасында утын төйим, өскә юеш кар, яңгыр ява. Утынны төяп бетергәнче өстәге фуфайкам суга салган кебек булды. Кайтырга чыктым. Чирмешән күперен чыккач, кинәт салкын көчле җил кузгалды. Өстемдәге юеш фуфайкам туңа башлады. Кайта-кайта куллар тотмаска әйләнде. Караңгы төшә башлады. Башыма, катып үләрмен ахры, дигән куркыныч уйлар килде. Шулай да мескен ат ашханә каршына кайтып туктады. Мин өйгә йөгердем. Өстемдәге фуфайка шыкырдап туңган, җиңнәре бозланып ябышкан. Аны кисеп алдылар. Ярый әле бәхетемә кызу мунча бар иде. Абый мине шунда алып барып эссе ләүкәгә утыртты. Икенче көнне аңыма килдем. "Син яртылаш үлгән идең",–диделәр. Шуннан соң озак авырып яттым. Алла саклады, исән калдым.
Әнә шундый хәлләрне үз гомеремдә күп күрдем инде, аларны язсаң бер китап булыр.Ничек кенә авыр булмасын, яшәргә, эшләргә тырыштык.
Сугыш елларында иң авыр хезмәт безнең буынга туры килде. Яз-көз кырда трактор плугында, җәй буе ат, үгез җигеп басуда төрле эшләрдә булдык. Шулай үз хезмәтебез белән җиңүгә зур өлешебезне керттек.
Әле менә шушы арада гына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален һәм бик зур бүләк тапшырдылар. Хәзер, Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы. Безгә, ветераннарга, яшәү өчен бөтен уңайлыклар бар. Дөньялар гына тыныч булсын. Без күргәннәрне балаларыбыз күрмәсен. Яшьләр Җиңүнең нинди бәягә яулануын аңласыннар, бүгенге матур тормышның кадерен белсеннәр иде.
Габбас ЗӘЙДУЛЛИН, Чуаш Кичүе авылы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз