Балыкларның уылдык чәчү вакытында район сулыкларында бары тик бер кармак белән генә балык тотарга ярый. Анда да эләктергеч ыргаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән мавыгучыларны 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Быел тикшерүчеләр шундый законсыз куелган 20 ятьмәне табып алган. Былтыр үткәрелгән рейдлар вакытында законсыз балык тотучы 6 кеше административ җаваплылыкка тартылган булган.