Әлки районы кыр посадкалары бик аяныч хәлдә

2015 елның 15 мае, җомга
Соңгы елларда елга, урман буйларына ял итәргә чыгучылар үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китүне гадәткә кертә башлады. Табигатьне пычратуның оятсызлык икәнен, үзенең чүп-чарын ташлап калдырып бүтәннәрнең кәефен, ялын бозарга хакы юклыгын аңлаган тәрбияле, мәдәниятле һәр кеше шулай эшләргә тиеш, билгеле. Ә менә кыр посадкаларыбыз әлегә бик аяныч хәлдә. Үзебез сулый торган һаваны чистартучы агачлыкларга  йортларыннан чыккан чүп-чарны, шакшыны китереп бушатырга тайчанмаучылар да бар шул.  Санитар-чисталык икеайлыгы кысаларында районда кыр посадкаларына чүп-чар түгүчеләрне җавапка тарту башланды. Чүп-чарыңны, калдык-постыкны җаеп машинага төягәнсең икән, аны махсус булдырылган чүп түгү урынына илтеп бушатырга кирәк. Ә табигатьне пычратучыларны зур штрафлар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International