Исмәгыйль ага Хәмидуллин пауэрлифтинг ярышларында икенче урынга лаек булды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Якшәмбе көнне Нурлатта пауэрлифтинг буенча республиканың көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары катнашында “SHIFA” компаниесе кубогына ярышлар булды.

Анда безнекеләр дә катнашты. Айрат Зыятдинов 59 кг га кадәрге үлчәүдә II урынны, Касыйм Зыятдинов 120 кг нан артык авырлыктагылар арасында I урынны яуладылар. Ветераннарыбыз да сынатмады: Гарипов Рәшит М-3 төркемендә беренче урынны алды. 72 яшьлек Исмәгыйль ага Хәмидуллин да сынатмады – икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International