Икенче этапта юл йөрү кагыйдәләре буенча тест формасында имтихан тапшырдылар. Биремнәрнең дөрес үтәлешен район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәис Сафин күзәтте.
–Конкурс беренче чиратта балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүләренә юл куймауны, законнарга хөрмәт тәрбияләүне, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытуны күздә тота,–диде баш инспектор.Әлеге этапта Екатерина Жигулина (Базарлы Матак), Айрат Гәрәев (Түбән Әлки), осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтеп, беренче урынны алдылар. Динара Латфуллина (Түбән Әлки), Кристина Милекен (Базарлы Матак), Дмитрий Лапшин (Юхмачы) икенче һәм өченче урыннарга чыкты.
Гомумкоманда бәйгесендә Түбән Әлки беренче, Юхмачы икенче булды. Югары Колчурино, гимназия, Хлебодаровка мәктәпләре командалары, очколары тигез булу сәбәпле, өченче урыннарны бүлештеләр.–Бәйгедә җиңүебезгә бик шатбыз. Аеруча велосипедта фигуралы йөрү ошады. Ә юлда хәрәкәтләнгәндә һәрвакыт кагыйдәләрне үтәргә тырышабыз,–диләр җиңү яулаган команда әгъзалары Алсу Билалова һәм Динара Латфуллина.