Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Яңа Салман мәктәбе директоры урынбасары Артем Савинов. Әлеге конкурска 10 юнәлеш буенча 4 меңнән артык проект кергән. Артем Савинов эшләгән “Укучыларда коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү программасы Анти-К” проекты “Яшьләр коррупциягә каршы” юнәлешендә икенче урынны алган. Ә бит бу юнәлешкә 400 гә якын проект тәкъдим ителгән булган. Шулар арасыннан нибары 3 эш, шул исәптән Артем Савинов проекты Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.