Юхмачыдан Андрей Романов технология дәресләрен генә укытып калмый, мәктәпнең Дан музее белән дә җитәкчелек итә. Һәм музейны баету өчен укучылары белән бик күп экспонатлар ясый. Әйтик, сугыш бара торган яу кыры диарамасы ясаганнар. Солдатлар, пушка, танклар куелган бу экспонат балаларда зур кызыксыну уятты.Гимназиядән укытучы Әлфия Шагалиева грант отып алынган 3D принтер белән таныштырды.
Бу могҗизалы аппарат теләсә нәрсәнең күләмле күчермәсен ясау мөмкинлеге бирә. Укучылар компьютер программасы ярдәмендә бирем төзиләр, ә принтер пластиктан детальне ясап та бирә.
Менә шундый акыллы педагоглар һәм оста куллы укучылар күп безнең мәктәпләрдә. Билгеле, укытучыларның роле искиткеч зур, чөнки баланы эшкә, нәрсәдер ясарга өйрәтү ансат түгел, әмма бик мөһим. Ниндидер химик формулалар, физика терминнары тормышта кирәкмәскә дә мөмкин, ә үз кулларың белән эшли белү – тормыш зарурлыгы. Һәм җәмгыять, ил өчен дә алтын куллы эшчеләр, инженерлар бик кирәк бит. Балаларның техник иҗатын үстерүнең, замана кулибиннарын тәрбияләүнең максаты да шунда.