–Кафелар, мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә әлеге законны белергә һәм үтәргә бурычлылар,–ди Гөлнур Сәгыйтова. –Кайвакыт кичләрен тикшерү белән авыл клубына барып керәсең – зал тулы үсмерләр була. Еш кына клуб мөдирен дә урынында очратмыйсың, ачкычны берәрсенә биреп кайтып киткән була. Ә бит тиешсез вакытта үсмерләрнең клубта йөрүе өчен ул җавап бирә.
Алда – җәй, балаларның көтеп алган ял вакыты. Күпләр инде кайда, ничек ял итәсен планлаштырып та куйгандыр. Иң мөһиме, каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен. Һәм олылар бу хакта кайгыртырга бурычлы.