Базарлы Матакта праймериз булып үтте

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Авыл җирлеге советына депутатлыкка кандидатлыкка “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан кандидат итеп тәкъдим ителгән Максим Муштаков, Александр Никошин, Искәндәр Сафин, Тәлгать Сафин, Фәридә Яруллина тормышлары һәм эшчәнлекләре, район үзәгендәге проблемаларны чишүгә нинди өлеш кертә алулары хакында сөйләделәр, сайлап алучыларны үзләренең депутатлыкка кандидат булырга лаек икәнлекләренә ышандырырга тырыштылар.

Аннары сайлап алучылар тавыш бирделәр. Праймериз нәтиҗәләре буенча 85 бюллетеньнең 1 се гамәлдән чыгарылган дип табылды, ә кандидатлыкка кандидатлар 3 тән алып 70 кә кадәр (иң күп тавыш Александр Никошин өчен бирелгән) тавыш җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International