Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Хезмәт герое якташыбыз нефтьче булган
2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Шулай да Татарстанның нефть тармагы үсешендә Әлки ягы да эз калдырган. Әле нинди эз диген! Нефтьчеләр арасында СССР да беренче Социалистик Хезмәт Герое исеме Иске Чаллыда туып үскән якташыбыз Корбан Ваһап улы Вәлиев икән бит!
Бу көннәрдә райондашларыбыз – Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт геройларының исемнәре кабат барланды, истәлекләре яңартылды. Хезмәт геройларыбыз алтау безнең. Хлебодаровка халкы авылдашлары Василий Прохоров истәлеген мемориаль такта куеп мәңгеләштерделәр. Яңа Алпардан Шаһиәхмәтов Әхмәдулланың исеме дә авылдашларына билгеле. Һәм менә өченче героебыз, Татарстанның атаклы нефтьчесе Корбан Вәлиев рәсеме төшерелгән мемориаль такта да Иске Чаллы мәктәбе стенасында урын алды.
–Авылдашыбыз истәлеген мәңгеләштерү турында сүз чыккач, без беренче эш итеп аның тормышы һәм хезмәт юлы белән кызыксындык. Иске Чаллыда Вәлиев Корбан абыйны хәтерләүчеләр дә, туганнары да күп булып чыкты. Әмма аның данлыклы нефтьче икәнлеген белү безнең өчен ачыш булды,–ди мәктәп директоры Фәнис Хаҗипов.
Шундый зур эшкә алынгач, мәктәп җитәкчесе моны үзләре генә тиешенчә башкарып чыгасыларына шикләнеп куя, күрәмсең. Һәм авылдашлары Илшат Мингәрәевнең Әлмәттә нефтьчеләрнең "Хәзинә" газетасы редакторы булуын исенә төшереп, аңа мөрәҗәгать итә.
–Вәлиев Корбан аганы нефтьчеләр башкаласында белмәүчеләр сирәктер. Иң матур урамнарның берсе аның исемен йөртә. Мәгълүм һәм ихтирамга лаек шәхес булган ул. Әмма оятыма каршы, аның Иске Чаллыдан икәнлеген белмәгән идем,–ди Илшат Камил улы.
Авылдашлары мөрәҗәгатен ул күңеленә якын кабул итә, тиешле кешеләр – "Җәмилнефть" нефть табу һәм чыгару идарәсе җитәкчеләре белән элемтәгә чыга. Ә нефтьчеләр элеккеге хезмәттәшләренең истәлеген мәңгеләштерү идеясен хуплыйлар, мемориаль тактаны ясау һәм урнаштыру мәшәкатьләрен үз өсләренә алалар.
Шулай итеп Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Чаллы мәктәбенә Әлмәттән кунаклар килде. Алар беренче эш итеп мәктәп стенасына Корбан Вәлиевка багышлап ясалган мемориаль мәрмәр тактаны беркетәләр. Ул тактага "Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Корбан Ваһап улы Вәлиев 1906-1980. Рәхмәтле авылдашларыннан һәм "Танефть" ААҖнең "Җәлилнефть" идарәсе коллективыннан" дигән сүзләр чокып язылган, хезмәт батырының рәсеме уелган.
Аннары укучылар данлыклы авылдашлары турында шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Ә кунаклар – Илшат Мингәрәев, Хәмит Салихов Корбан Вәлиевның тормышына, хезмәт елларына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, мәктәпкә Хезмәт Героеның исемен бирүне тәкъдим иттеләр, укучыларны үзләренә кунакка чакырдылар.
–Әйдәгез, арабызда элемтәләр урнаштырыйк. Туганлашып китәрбез, бәлки, мәктәпне тәмамлагач, нефтьче булырга теләүче егетләр табылыр арагызда. Авылыгыз, табигатегез, балалар бик матур, мәктәбегез дә искиткеч. Кайткач коллективыбызда сөйләрмен,–диде Хәмит Мисбах улы, хисләрен яшермичә һәм "Җәлилнефть" турында китап бүләк итте.
Аннары геройның ерак туганы Наил ага Гайфуллин, авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина да үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан мемориаль такта каршына чәчәкләр куелды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
23
апрель, 2026 ел
Оператив көндәлек фараз
Консультация-2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз