Наркотикларсыз яшик

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Әлеге айлык 26 июньдә билгеләнүче Халыкара наркотик матдәләрне тиеш булмаганча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелә. Былтыр Россиядә наркотикларга бәйле 8 миллион кеше рәсми теркәлгән. Белгечләр фаразлавынча, илдә 15-20 миллион кеше даими наркотик куллана. Ә Татарстанда наркомания диагнозы белән 9 мең ярымнан артык кеше исәптә тора. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләр үз  ятьмәләренә күбрәк үсмерләрне эләктерергә тырыша. 
Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында бүген наркотиклар кулланган 8 кеше исәптә тора. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында районыбызда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International