Әлеге трактор урманда агачны аудара, ботакларыннан арындыра, кирәкле озынлыкта кисеп, әрдәнәләп өеп куя. Кыскасы, тулы бер урман кисүчеләр бригадасын алыштыра. Ә трактор белән бер генә кеше идарә итә.
Урман хуҗалыгына әзер агачны төяп ташый торган махсус машина да кайткан. Шунысы яхшы – әлеге кыйммәтле техника өчен предприятие аның бәясенең 5 процентын гына түләгән. Калган чыгымнар республика бюджетыннан капланган. Бу яңа машиналарда эшләүчеләрне Белоруссиядән белгечләр килеп өйрәткән. Бүген инде урман хуҗалыгы егетләре кыйммәтле техниканы буйсындырып эшләргә өйрәнеп киләләр.