Әлки районы Крайнов урамында юкә һәм миләшләр үсә

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Якташыбыз Советлар Союзы Герое исемен йөртүче үзәк урамда миләш һәм юкә үсентеләре апрель аенда “Игелекле гамәлләр эстафетасы” акциясе кысаларында утыртылган иде. Бу эшне оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре башкарды. Ике яклап утыртылган бу матур һәм хуш исле агачлар, әйбәт кенә үсеп китсәләр, урамны яшелләндереп тә, һаваны автомобильләрдән чыга торган зарарлы матдәләрдән чистартып та торачак. Иң мөһиме, хәзер яшь агачларны саклап-тәрбияләп тернәкләндерергә кирәк. Әлеге урамда яшәүчеләрнең байтагы миләш һәм юкә үсентеләренә су сибеп, карап торалар. Һәркем үз йорты тирәсендәге яшь агачларны шулай саклап үстерсә, берничә елдан Крайнов урамы яшеллеккә күмелеп, тагын да ямьләнеп китәр әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International