Бал кортларына зыяны тимәсен

2015 елның 29 мае, җомга

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Үсемлекләрне саклау максатында химик эшкәртү чаралары көндез бал кортлары очканда башкарылмаска тиеш. Химик эшкәртү башланыр алдыннан өч көн алдан хуҗалыклар халыкны бу хакта кисәтеп куярга бурычлылар.

Умарта кортлары сихәтле бал чыганагы гына түгел. Алар авыл хуҗалыгы өчен дә мөһим. Үсемлекләрнең бик күп төрләре шушы бөҗәкләрнең серкәләндерүе нәтиҗәсендә генә югары уңыш бирә. Шул күзлектән дә бал кортларын саклау, аларга зыян салмау гаять әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International