Әлки районы урта мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

2015 елның 29 мае, җомга

Мәгълүм булганча, әлеге имтихан һәр чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен мәҗбүри. Районыбызда бу имтиханны 97 укучы тапшырды.

Имтихан тапшыручылар биремнәрне чишәргә һәм зур булмаган инша язарга тиешләр иде. Моның өчен аларга өч сәгать ярым вакыт бирелде.

Ким дигәндә 24 балл җыючылар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган дип санала. Ә теләсә нинди вузга керү өчен ким дигәндә 36 балл җыярга кирәк.

Әлегә имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Алар атна-ун көннән мәгълүм булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International