Әлки районы Демидовка механизаторы Олег Серягин көненә 400 гектар эшкәртә

2015 елның 29 мае, җомга

Бу көннәрдә Олег “Салман” отрядының уҗым бодае басуында хезмәт куя. Чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерү, мәгълүм булганча, иртән һәм кичен эссе сүрелгән мәлдә башкарыла. Олег Серягинның эш вакыты иртәнге 4 тән 9 га һәм әбәттән соң сәгать 4 тән караңгы төшкәнче дәвам итә. Тырыш механизатор моңа кадәр “Хлебодаровка” отрядында 4 мең гектар мәйданда шушы эшне башкарган булган.

Районда басуларны чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү 20 мең гектардан артык мәйданда эшләнгән. Бу планның яртысына якыны дигән сүз. Бер үк вакытта хуҗалыкларда корткычларга каршы көрәш тә алып барыла.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International