Әлки районында лейкозлы сыерлар күп

2015 елның 29 мае, җомга

Дүрт бригада, 60 тан артык авылда булып, мөгезле эре терлекләрдән анализ өчен кан алганнар. Беренче нәтиҗәләр күрсәткәнчә, район лейкоз авыруы буенча куркыныч төбәк булып кала бирә.

Исегезгә төшерәбез: лейкоз чирле маллар көтүгә йөртелергә тиеш түгел. Аларны иткә сатканчы аерым асрау зарур. Лейкозлы сыерның сөтен кайнатып яки пастеризацияләп кенә файдаланырга мөмкин. Ә сөт җыючыларга шәхси хуҗалыклардагы авыру терлекләрнең продукциясен кабул итү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International