Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әтиләре горурланырлык булсын
2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Күптән түгел армиягә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре Призывник көненә җыелды. Егетләрне тантаналы марш тыңлап, аягүрә басып каршыладык. Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова призывникларга үз теләкләрен җиткерде. Башта ул әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп:
–Аңлыйм инде, сезнең күңелләрдә борчылу, дулкынлану хисләре дөрлидер: улымны кая җибәрерләр, ул ничек хезмәт итәр… Әмма кечкенәдән улыгызны кыю, акыллы, тәртипле итеп үстергәнсез икән, борчылырга урын юк – армиядә егетләребез югалып калмас,–диде ул. Аннары бүген-иртәгә солдат каешы буачак яшьләргә болай диде:
–Районыбыз данын югары йөртегез. Гаиләләрегезгә командирлардан рәхмәт хатлары гына килеп торсын. Бер ел озак вакыт түгел, яз китүчеләр өчен бигрәк тә. Чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтыгыз.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының 2015 елгы язгы чакырылышны игълан итү турындагы Указны укып чыкты.
–Сез – күп яшьтәшләрегез арасыннан сайлап алынган иң акыллы, сәламәт, армия хезмәтенә лаеклы яшьләребез. Шунысы әйбәт, хәзер күпчелегегез армиягә теләп китә. Бүген төшкә кадәр генә өч егет мине җибәрегез, дип мөрәҗәгать итте. Армия – ир-ат өчен беренче җитди сынау. Аны лаеклы үтеп, үзегезне, якыннарыгызны, туган илебезне якларлык булып әйләнеп кайтыгыз,–диде ул.
Булачак солдатларны әле генә демобилизацияләнгән Алексей Яковлев "тынычландырды", ә Лилия Яруллина һәм Сергей Тихонов әти-әниләр исеменнән хәерле юл, уңышлы хезмәт теләделәр.
–Ел ярым вакыт эчендә икенче улымны озатам. Беренчесе бик тырышып хезмәт итте дә, хәрби академиягә укырга керде. Мин аның белән горурланам. Икенче улым да үз бурычын ничек тиеш, шулай үтәр дип ышанам, – диде әти кеше. Аңа җавап итеп, призывник Артем Колбасов иптәшләре исеменнән лаеклы хезмәт итәрбез, сугышчан антка һәм хәрби бурычыбызга тугры булырбыз, дип ышандырды.
Аннары егетләр бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Нәкъ бер елдан барысы да хезмәтен тутырып, сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар егетләребез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
23
апрель, 2026 ел
Оператив көндәлек фараз
Консультация-2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бөтендөнья Җир көне 🌍
Бөтендөнья Җир көне 🌍
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз