Малларны чебен-кигәвеннән саклагыз

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Чебен-кигәвен бик күбәйгән вакытта сыерлар сөт бирүне 15 процентка кадәр киметә. Яшь терлекләр дә бу чорда начар үсә. Аларда күз, тире авырулары ешая. Шуңа да бу вакытта малларны ветеринария препаратлары белән эшкәртү бик мөһим. Терлеккә әлеге даруларны  бер тапкыр сөртсәң, аның тәэсир итү көче өч атнага кадәр бара. Мөгезле эре терлекләрне чебен, черки, кигәвеннәргә каршы эшкәртә торган ветеринария препаратлары сатуда бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International