Сабан туеның байтак корылмалары узган еллардан сакланып калган. Хәзер аларны төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре башкарыла, шулай ук яңа корылмалар булдырыла. Бәйрәм үтәсе мәйдан тиешле хәлгә китерелә, ипподромда тамашачылар өчен утыргычлар урнаштырыла. Бу эшләрдә районның барлык оешма-предприятиеләре вәкилләре катнаша.
Милли бәйрәмебез алдыннан авылларны, юл буйларын да чистарту, төзекләндерү зарур. Һәр гаилә үзенең өе тирәсен тәртипкә китерсен иде.