Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
"Көньяк Әлки" филиалы Юхмачы сөтчелек комплексының азык базасына күпьеллык үләнне сенажга сала. "Әхмәт" отряды Чуаш Кичүе комплексына сенаж салуга кереште. Шулай ук "Карга" отряды хезмәтчәннәре дә Карга мегафермасы базасына арыштан яшел масса ташый башлады.
Хәзер авыл хуҗалыгында бик тынгысыз чор – сенаж салу, печән хәзерләү кебек кичектергесез эшләр башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев боларга өстәп түбәндәгеләрне атады:
–Кукуруз һәм көнбагыш үсентеләренең рәт араларын эшкәртергә бик вакыт. Ә бу культуралар районда зур мәйданнарны били. Бөртек өчен кукуруз 9 мең 400 гектар булса, азык өчен игелә торганы 6 мең гектардан арта. Ә көнбагыш 15 мең 600 гектар мәйданны били бездә. Бер сүз белән әйткәндә, игенчеләребез алдында бик кыска вакыт эчендә 30 мең гектардан артык җирдә рәт араларын эшкәртеп чыгу бурычы тора.
Кукуруз басуына исә рәт араларын эшкәртү белән бергә гектарына 100-150 килограмм исәбеннән минераль ашламалар да кертү зарур.
Хуҗалыкларда чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәренә, корткычларга һәм төрле авыруларга каршы эшкәртү дә дәвам итә.
Көннәр җылы тору нәтиҗәсендә күпьеллык үләннәр чәчәккә бөреләнә, чәчәк ата башлады. Бу алардан сенаж салу, печән хәзерләү өчен бик кулай вакыт. Сенаж салу эшләре күп җирдә башланды инде. Район Сабан туена чаклы хуҗалыкларда печән хәзерләүгә дә төшәчәкләр.
3 июньдә районда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында терлек азыгы хәзерләү техникасының торышын бәяләү буенча узара тикшерүләр узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, райондагы 12 "Ягуар" комбайнының һәркайсы төзек хәлдә. 17 "МагДон" чапкычы да бүгеннән кырга чыгып эшкә керешә ала. Терлек азыгы хәзерләү техникасын "Карга" отрядында бик әйбәтләп ремонтлаганнар. Шулай ук "Әхмәт" отряды һәм "Хузангай" ҖЧҖ техниканы үзара тикшерү комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.
Авыл җирлекләрендә халык үзенә печән хәзерләү эшенә керешсен өчен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Элек-электән печәннең иртә хәзерләнгәне витаминнарга аеруча бай саналган. Аны "бозау-бәрән печәне" дип тә йөрткәннәр.
Бу арада районда яшь маллар өчен яфрак азык һәм дару үләннәре дә хәзерләү башлана. Быел да әлеге эштә һәр хезмәт коллективы, укучылар, пенсионерлар актив катнашсыннар иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
23
апрель, 2026 ел
Оператив көндәлек фараз
Консультация-2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бөтендөнья Җир көне 🌍
Бөтендөнья Җир көне 🌍
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз