Кыска гына мәкаләдә һәр баланы атап чыгып булмый, шулай ук беркемне дә рәнҗетәсем дә килми, Чөнки алар барысы да шундый тырышып. бөтен көчләрен куеп чыгыш ясадылар. Ә соңгы ноктаны "Йолдызлык"ның үткән еллар укучысы Энҗе Сафина "куйды". Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар музыка бүлекчәсендә бишенче курста укый.
Тамашачылар исеменнән мин дә фестиваль җиңүчеләрен әзерләгән хезмәттәшләрем – педагогларга рәхмәт җиткерә алам. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә яшь талантлар сәхнәгә күтәрелә, шунда үсә, канат кагынып, очып китә. Ә аларга алмашка нәни "йолдызчыклар" кабына.
Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре һәм шунда өстәмә белем алучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга рәхмәтлеләр. Ул бит фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәтә. Һәм менә 15 нче тапкыр нәни "йолдызчыклар" га депутатыбыз исеменнән уенчыклар тапшырыла.
Мин Балалар иҗаты йорты коллективының эшчәнлеге белән даими кызыксынам һәм шулай бердәм булып эшләүләренә шаккатам. "Йолдызлык"-"Созвездие" фестивале гала-концерты педагогларының еллык эшчәнлеге хакында отчет ул. Бу концертта бөтенесе дә сөендерә – бик матур зал да, сценарий һәм алып баручылар да, башкаручыларның эчкерсезлеге дә. Тик менә, һәрвакыттагыча, яңа сәхнә костюмнарына акча табылмаган. Бик кызганыч…