Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Уяв сабан батырларын данлады
2015 елның 5 июне, җомга
Кунакларны биредә җырлап-биеп каршы алдылар. Чуаш, рус, татар милли киемнәреннән егетләр-кызлар бәйрәмгә килүчеләргә ипи-тоз, өй сырасы һәм чәкчәк авыз иттерде.
Аннан сәхнәдә тантана башланып китте. Иң башта сүз "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инвесторы якташыбыз Иван Казанковка бирелде. Ул җыелган халыкны Уяв бәйрәме белән җылы итеп тәбрикләде.
–Милли бәйрәмебезне сез бик уңышлы эшләр белән каршылыйсыз,–ди Иван Иванович. – Бердән, терлекләрне әйбәт кенә кышлаттык. Хуҗалык өчен бу әле яңа тармак. Эшне башлап җибәргәндә күп нәрсә әзер дә түгел иде. Кышлату чорында әле 400 баш бозау алдык. Аннан, язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкардыгыз. Бу эшләрдә хезмәт куючыларның һәркайсына бик зур рәхмәт.
Инвестор Мари Илендәге төп хуҗалыклары "Звениговский"да да эшләрнең әйбәт кенә баруын әйтеп үтте.
–Ит комбинатыбыз продукцияне былтыргыга караганда шактый күбрәк җитештереп сата,–диде ул. – Узган айда гына да без 600 миллион сумлык ит эшләнмәләре реализацияләдек. "Хузангай"га бу кадәр акча эшләр өчен ел буе хезмәт куясы. "Звениговский"да яңа гына консерв цехы эшләтеп җибәрдек. Планда – сөт комбинаты төзү. Ә сездә кондитер цехы салырбыз. Зур ипи заводы да кирәк биредә. Безнең 340 кибетебез бар. Аларга сезнең продукция кирәк. Эшебез һәрчак булып торсын, акчабыз артып торсын. Безнең авыллардан яхшы тормыш эзләп беркем дә чыгып китмәсен иде. Яхшы тормышны без биредә тудырыйк.
"Хузангай" җәмгыяте рәисе Евгений Чугунов инде тарала, алабута һәм әрекмән баса башлаган авылны яңадан аякка бастыруда ярдәм иткәне өчен бар халык исеменнән Иван Казанковка рәхмәт җиткерде.
–Бүген без зур төзелешләр алып барабыз. Җитештерү биналары, яшьләр өчен йортлар салабыз,–дип билгеләп үтте җитәкче. – Хуҗалыкта хәзер уртача хезмәт хакы 21 мең сумнан артык. Язгы кыр эшләрен 25 көндә төгәлләдек. 14 мең 500 гектар мәйданда сабан культуралары чәчтек. Уҗым культуралары белән бергә безгә көзен 20 мең гектардан артык җирдән уңыш җыеп аласы. Хәзер уракка ныклап комбайннарны хәзерлисе, бөртек чистарту, киптерү агрегатларын ремонтлыйсы бар. Ә Сабантуйлар узгач бердәм булып печән хәзерләргә төшәрбез. Чөнки бүген инде безнең 3400 баш мөгезле эре терлегебез бар. Кышлатуга 4 мең баш белән керәчәкбез. Безгә фермаларны да өлгертергә, мул итеп азык та хәзерләргә кирәк. Без боларның барын да булдырырбыз. Иван Ивановичның ярдәме, акыллы киңәшләре белән алда торган бурычларны уңышлы башкарып чыгарбыз.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да барлык халыкны чуаш милли бәйрәме Уяв белән тәбрикләде.
–Бу бәйрәмнең тарихы бик бай. Анда халык табигатькә мөрәҗәгать итеп, елның уңышлы килүен сораган. Соңгы өч елда Уявны Хузангай җирендә үткәрүебез юкка гына түгел,–ди Мария Андреевна. –Биредә авыл хуҗалыгында зур күтәрелеш бара. "Хузангай" авыл хуҗалыгы эшчәнлеге буенча районда лидер. Биредә хезмәт хакы да башкалардан югары. Шуңа да Иван Ивановичның олы ярдәме өчен без бик рәхмәтле. Эшләрегез һәрчак әйбәт барсын, көзен мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын. Бәйрәм һәркемгә әйбәт кәеф, күңел күтәренкелеге алып килсен.
Котлауларга танылган сәнгатькәрләребез дә кушылды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин:
–Сез фидакарь хезмәтегез белән авылның гына түгел, районның, хәтта республиканың икътисадын ныгытасыз. Рәхмәт сезгә, якташларым, матур эшләрегез өчен,–дип үсендерде.
Уяв бәйрәме әләмен күтәрү мактаулы миссиясе алдынгы механизатор Николай Муллинга тапшырылды.
Ул да түгел бөтен тирә-юньгә чуаш халык җыры таралды. Яше-карты түгәрәккә басып яшь каен тирәли хоровод әйләнде. Уяв бәйрәменең электән килгән традициясе бу.
Уяв бәйрәмендә иң уңган, иң тырыш хезмәтчәннәрне зурлау-хөрмәтләү дә күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы да "Хузангай"ның мактанычы, горурлыгы булган хезмәт алдынгылары сәхнәгә чакырылып саллы бүләкләр алды.
Шул арада мәйданда төрле уеннар, спорт бәйгеләре кызды. Аларны бөтен кешене кызыксындырырлык мавыктыргыч итеп тренер Рифкать Сәгъдиев алып барды.
Атлар чабышы бар халыкның игътибарын җәлеп итте. Чабышкылар ярышында Хузангайдан Гомәр Богадиевның аты финишка беренче килде. Әҗмәрдән (Спас районы) Рафик Сафин аты – икенче, Алексеевскидан Валерий Ерошинныкы өченче булды.
Авыл атлары арасында Югары Әлморзадан килгән Илфар Гатипов бахбаена тиңнәр булмады. Калган ике призлы урынны Түбән Әлки атлары яулады. Айдар Хәкимов аргамагы – икенче, Раил Сафинныкы өченче килде.
Биек колгага беренче булып Хузангайда яшәүче Леонид Советников үрмәләп менеп әтәчне читлектән азат итсә дә, бу бәйгедә җиңүне Шәпкәдән Николай Варламов яулады. Ул колга башына 31 секундта менеп җитте.
Гер күтәрү, көрәш, пауэрлифтинг бәйгеләре дә җанлы барды. Футболда исә беренчелекне Базарлы Матак егетләре, икенче урынны хузангайлылар, өченче урынны Татар Борнае командасы яулады.
Уеннар, тамаша, җыр-биюләр әле озак дәвам итте. Шунда ук тәмле аш-су әзерләнде, шашлык кызды. Иң мөһиме, һәркем бәйрәмнән рәхәтлек алып ял итт
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Оператив көндәлек фараз
Консультация-2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бөтендөнья Җир көне 🌍
Бөтендөнья Җир көне 🌍
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү башланды!
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү башланды!
Владимир Путин муниципалитетлар башлыклары белән территорияләрне үстерү турында фикер алышты
Владимир Путин муниципалитетлар башлыклары белән территорияләрне үстерү турында фикер алышты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз