Россия көнен спорт бәйгеләре белән каршылыйбыз

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез: “Бердәм Россия” партиясе авыл җирлекләрендә җирле үзидарә советларына депутатлыкка кандидатлар арасында партия эчендә тавыш бирү – праймериз үткәрде. Районда праймериз 21 мәйданда үтте, анда 315 кандидат, 562 сайлаучы (выборщик) катнашты.

12 июньдә район үзәгендә “Прайм-лига” дип исемләнгән футбол бәйгесе була. Биредә праймеризда катнашучылардан һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләрдән торган командалар ярышачак.

Матчлар Залаков урамындагы спорт мәйданчыгында була, сәгать 10 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International