Балаларны сыйладылар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Кафеда узган атнада татар милли ашлары көне үткәрелде. Татар милли кухнясының төрледән-төрле ризыкларыннан авыз итәргә Яңа Салмандагы “Каенкай” приютында тәрбияләнүче сабыйларны чакырдылар. Балалар мул табын артында туклыклы һәм тәмле аш-су белән сыйландылар. Кунакчыл хуҗалар балаларның күңелен ачарга район мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә чакырганнар иде. Алар малайлар-кызлар өчен кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар кафеда рәхәтләнеп кунак булдылар, ял иттеләр. Алар өчен бу чын бәйрәм булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International