Мохтаҗларга безнең ярдәм кирәк

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Үзәк район халкын да “Янәшәңдәгеләргә ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Тормышта авыр хәлдә калган, мохтаҗлык кичерүче райондашларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр “Кайгырту” үзәгенә  (социаль яклау бүлеге бинасы, 2 нче кат) әйберләр китерә алалар. Биредә балалар киемнәре, урын-җир әйберләре, савыт-саба кабул итәләр. Әйберләр әйбәт хәлдә булсын иде. Белешмәләр өчен тел.: 21-6-78.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International