Китаплар – наркотикларга каршы

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

“Җимерелгән яшьлек” дип аталган  фильмның нигезендә яшь наркоманнарның үз тормышлары турында ачыктан-ачык бәян иткән хикәятләре ята. Үсмерләр наркотиклар тарафыннан җимерелгән, гарипләнгән язмышларны күрделәр. Реаль кешеләр тормышыннан алынган фактлар, наркотиклар турындагы ачы хакыйкатъ үсмерләргә тәэсир итми калмады. Соңыннан фильм, андагы язмышлар турында фикер уртаклаштылар.

Үзәк һәм авыл китапханәләрендә наркотиклар турындагы китаплардан күргәзмәләр булдырылды. “Упкынга юл”, “Наркотиклар урынына спорт”, “Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый” кебек күргәзмәләр китап укучыларда зур кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International