Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның 2015 ел Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләве

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче әлеге бәйрәм безне тәүге чыганакларга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы  рухи бәйләнешне ныгыта.

Сабан туе – барлык татарларның һәм татарстанлыларның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме. Матур көйләрдә, очкынлы биюләрдә, мавыктыргыч бәйгеләрдә яшәп килүче халык күңеленең көзгесе булган бу тантана безгә үзенә бер күтәренке кәеф бирә, көч һәм киләчәккә өмет өсти.

Беренче чиратта, без бүген игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, республикабызның иминлегенә нигез сала. Без хезмәт кешесен данлыйбыз һәм бәйрәм мәйданында төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән кабатланмас, бай милли мәдәниятебезгә сокланабыз.

Сабан туенда катнашучылар кунакчыл бәйрәм рухын тояр, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннан танышыр, матур җырлар, биюләр һәм ярышлар белән хозурланыр дип ышанам.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International