Балалар һәм яшүсмерләрнең татарча көрәш буенча ярышлары 12 июньдә кичке сәгать 5 тә башлана. Бәйгедә катнашу өчен 16 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк. Һәр елдагыча, финалга чыккан көрәшчеләр Сабантуй көнендә төп мәйданда бил алышачак.
Сабан туенда район халкын тагын бер яңалык көтә. “Президент белән бергә” республика хәрәкәтенең җирле бүлеге бәйрәм мәйданы янында ук “Спорт яратучы Татарстан” мәйданчыгы оештырачак. Әйтергә кирәк, бу хәрәкәт активистлары республика халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Алар районнарда Сабан туйлары оештыруда да турыдан-туры катнашалар.
“Спорт яратучы Татарстан” мәйданчыгында әлкилеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алалар. Биредә гер күтәрү, озынлыкка сикерү, идәннән тартылу кебек төрләр буенча нормативлар тапшырырга була. Иң активлар истәлекле бүләкләргә һәм Мактау грамоталарына ия булачак. Сабан туенда “Спорт яратучы Татарстан” мәйданчыгына сугылмый калмагыз, хөрмәтле райондашлар!
Сабан туе бәйрәме бердәмлек һәм оешканлык, активлык белән узсын. Ул районыбызда яшәүче төрле миллләт кешеләренең дуслык хисләрен тагын да ныгытсын, күңелле ял иттерсен, күңелләргә ел буена җитәрлек дәрт, илһам, күтәренкелек өстәсен!