Бу хакта наркотикларга каршы район комиссиясенең утырышында әйтелде. Мәгълүм булганча, 25 майдан бирле "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика акциясе бара. Комиссия утырышында әлеге айлык барышында башкарылучы чаралар хакында сүз барды, аларга анализ ясалды. Утырыш эше белән наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.
–"Наркотикларсыз тормыш" акциясе белән беррәттән без "Мәк" оператив-профилактика операциясе дә үткәрәбез,–дип билгеләп үтте район эчке эшләр бүлегенең өлкән полиция участок уполномоченные Алексей Савинов. –Июль азагына кадәр дәвам итәчәк бу операциянең төп максаты – составында наркотиклар булган үсемлекләрне законсыз игүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту.Бу юнәлештә оператив хезмәткәрләребез тарафыннан даими тикшерүләр үткәрелә. Быелның беренче яртысында районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле дүрт хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук наркотик кулланып исергән, шул хәлдә руль артына утырган машина йөртүче тоткарланды. Әлеге бәндәнең кесәсеннән марихуана да табылды.
Наркотиклар белән көрәштә иң мөһиме – профилактика эше. Айлык та бит нигездә әнә шуңа юнәлдерелгән. Социаль һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре балалар һәм яшьләр арасында наркотикларның яман асылын ачу максатында байтак чаралар үткәрүләрен хәбәр иттеләр.