Исерекләргә юл тар

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
14 июньдә чит ил автомобиленә кызмача хәлдә утырган ир-ат әллә ни ара да үтә алмый, Югары Колчурино-Хузангай трассасында аның машинасы юл астына төшеп кадала. Ә 15 июньдә Хузангай авылы янында шундый юл-транспорт вакыйгасы була. “ВАЗ” автомобиле сәрхүш хуҗасына буйсынмый – юл астына төшеп китә. Ике очракта да  йөртүчеләр тән җәрәхәтләре алып район үзәк хастаханәсенә озатыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International