Башта тагын берничә санга тукталып үтик. Дүрт авылда 376 хуҗалык бар. Биредә яшәүчеләрнең 294 е лаеклы ялда инде, 633 кеше хезмәт яшендә. Алар нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, бюджет оешмаларында эшлиләр. Шунысы сөенечле: яшьләр мәктәпне тәмамлауга читкә китәргә ашыкмыйлар, күбесе авылында яшәргә кала. Шуңа күрә биредә балалар да күп. Чуаш Кичүе бакчасына 34 бала йөри. Бигрәк күңелле факт бит, димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз.
Бу җирлектә тиктормас, тырыш кешеләр яши, алар мал-туарны да күп итеп асрый. Алар сыер асрап һәм сөт сатып шактый гына акча да эшлиләр. Начар түгел бит: алты айда шәхси хуҗалыклар 287 тонна сөт сатып 4 миллион сумлык керем алганнар!
Бу җирлектәге авыллар яңа торак төзү хисабына үсә, матурая. Аларны төзекләндерү турында да һәрвакыт кайгыртып торалар. Зиратлар территорияләре чистартылган, Сушка авылында чишмәне төзекләндергәннәр, Йолдыз һәм Чуаш Кичүендәге су башнялары, үзәк авылдан ерак түгел урнашкан үләт базы тирәсе яңадан койма белән тотып алынган. Авыллар урамнарын яктыртуны шулай ук дәвам итәләр: күптән түгел генә 28 яктырткыч урнаштырганнар. Хәзерге вакытта 4 авылда 197 лампа яна. "Әле бу чик түгел",–ди җирлек башлыгы Нәфисә Закирова.
Юллар төзелеше дә игътибар үзәгендә. Чуаш Кичүендә мәчеттән алып табиблык амбулаториясенә кадәр бер километр юлга "Алексеевскдорстрой" вак таш түшәгән. Алга таба бу юл асфальтланачак икән. Республика Президент программасы кысаларында җирлек үзәгендә спорт мәйданчыгы төзелгән, шунда ук балалар өчен уен мәйданчыгы да бар.