Киләсе елда россиялеләрне 30 көн бәйрәм көтә.

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк, ягъни 1-10 гыйнвар ял көннәре була. Моннан тыш, 2 һәм 3 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килгәнгә, ике көн ял запаска да кала. Алары 7 мартка һәм 3 майга күчә. 21,22 һәм 23 февральдә тоташ өч көн ял итәчәкбез, ә 20 февраль – шимбә көн эшлисе була. 5,6,7 һәм 8 мартта рәттән дүрт көн ял була. Май бәйрәмнәрендә дүрт һәм өч көн ял көтә (30 апрель, 1,2,3 май көннәрендә һәм тагын 7,8,9 майда ял итәбез). Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4,5,6 ноябрьдә ял булачак.

Моннан тыш, Татарстанның әле өстәмә дүрт көн ялы бар. Болар: 30 август – Республика көне, 6 ноябрь – Конституция көне һәм Ураза гаете белән Корбан гаете (гаетләрнең датасы әлегә ачыкланмаган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International