Әлеге китапта 10 яшеннән сәхнәдә чыгыш ясый башлап, гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән, Чуаш Кичүе авыл клубы директоры булып бик озак эшләгән якташыбыз, җыр-бию остасы Миңсылу Мисал кызы Шәйдуллина турында да хикәя һәм аның фоторәсеме басылган.
Китапның тиражы 200 данә генә, әмма безнең районга ике китап җибәргәннәр. Аның берсе район мәдәният бүлегендә кала, ә икенчесе Миңсылу апага тапшырылачак.