Үсмерләр һәм өлкәннәр арасында үтәсе әлеге бәйгедә республиканың иң көчле спортчылары катнашуы көтелә. Аларның көч сынашуын күзәтү күпләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булыр.
Районыбызда спортның әлеге төре соңгы елларда бик активлашты. Безнең каратечы егет һәм кызларыбыз төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлары белән сөендерәләр. Үзебездә узасы республика ярышларында да аларга уңышлар телибез. Ярышлар сәгать 10 да башлана.