Буран килә

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 20 октябрьдә һәм 21 октябрь төнендә кыска вакытлы буран булуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 5-20 метрга  кадәр җитәчәк. Төнлә 3-8 градус салкын, көндез -2, +3 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International