Каратэчыларыбыз кшндәшләреннән өстен

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Бу ярышларда Татарстанның Кукмара районыннан тыш барлык районнардан 200 дән артык яшь спортчы (8-11 яшьлек кызлар һәм малайлар) катнашты. Шунысы сөенечле:  безнең каратечылар 6 беренче, 4 икенче һәм 3 өченче урынны яулап, спортның бу төрендә  көндәшләреннән өстен булуларын күрсәттеләр (көч сынашучылар 30 үлчәү категориясенә бүленде). Яшь каратэчыларыбызның барысы да диярлек Андрей Зиньков җитәкләгән “Патриот” клубында шөгыльләнәләр. Алар инде моңарчы да разрядлы спортчылар иде, ә бу ярышлардан соң малайларыбыз һәм кызларыбызга яшьләр разряды биреләчәк икән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International