Әлки районында өй туйлары – ятимнәр өчен биш яңа йорт

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Берьюлы биш өй туе

Өйле булуның яшь кеше өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатып та торасы юк. Күпләребез бит тормышын кечкенә бер почмактан башлап җибәрде. Ә инде әти-әнисез үскәннәр өчен хәзерге заманда үз куышың булу аеруча зур шатлык.

Татарстанда инде күптәннән ятимнәрне 18 яше тулгач тораклы итү программасы эшләп килә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар киләчәктә җәмгыятебезнең  лаеклы гражданнары булып китсеннәр дип, аларның алгы тормышын кайгыртып кабул ителгән программадан районыбызда да инде күпләр файдаланды. Ә быел берьюлы алты ятим баланы тораклы итә алдык. Бер кызга, үзе теләгәнчә, Түбән Камада фатир сатып алынса, бишесенә Базарлы Матактагы яңа Филиппов урамында аерым йортлар салынды. Төзелеш эшләрен үзебезнең “Строитель и К” җәмгыяте башкарды.

Яңа йортларның хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Александр Никошин:

–Бер кешегә торак төзү өчен бары бер миллион сум акча бирелсә дә, төзүчеләребез бөтен уңайлыклары булган аерым йортлар өлгертә алдылар. Һәр өйгә тоташтырып мунчасына кадәр салынды. Кайнар һәм салкын суы бар, санузелы үзендә. Төзүчеләр нигезен дә нык ясап, гаиләләр ишәя төшсә икенче катын булдырырлык итеп салдылар. Биредә һәркайсыгыз гаиләләр корып, районыбызда хезмәт итеп бәхетле тормыш алып барырсыз дип ышанып калабыз,–диде.

Яңа гына өйле булган егет-кызларның шатлыклары йөзләренә чыккан. Әйе, бүгеннән аларның үз йортлары, үз куышлары бар. Яңа хуҗалар бертавыштан республика, район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева өчен әлеге балалар туганнарыдай якын икән. Ул сөенечен яшерә алмыйча:

–Өйле булган яшьләребез өчен шатлыгым эчемә сыймый. Безнең тагын  2014 елда чиратка баскан 14 ятимебез бар. Аларның өчесенә торак салуны  киләсе ел республика планына керттек,–дип сөйләде.

Аннан без һәр йортка кереп, яңа хуҗаларны өй туйлары белән дә котлап чыктык. Замирә Гайфуллина Югары Әлморза авылы кызы. Ул да бүгеннән үз куышы булган бәхетле кеше. Өй тыштан җыйнак күренсә дә, эче иркен икән. Башта кунак бүлмәсенә килеп керәсең. Хәзер бит кунак бүлмәсе ашханә белән тоташ эшләнә. Биредә дә әнә шулай яңача төзегәннәр. Уң якта санузел, ә каршыда йокы бүлмәсе. Мунчага да өйдән генә керәсе. Ул да әзер диярлек – суы, җылысы, канализациясе тоташтырылган.

Икенче йортта безне Рәсим Вәлиев каршылады. Ул Хлебодаровкада үскән егет. Хәзер “Кызыл Шәрык-Агро”да эшли. Рәсимнең авыл егете булуы күренеп тора.

–Өем бик әйбәт. Ә яшелчә, бәрәңге бакчасы   бармы икән?–дип кызыксына.

“Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин:

–Өй артындагы бакча участогы тулысы белән сезнеке,–дип егетне сөендерде. –15 сутыйга якын җирегез бар. Рәхәтләнеп яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерегез. Терлек, кош-корт асрарга дип сарай да төзеп куйдык үзегезгә.

Шулай ук Үргәгардә үскән Дина Мурадова,  Мөслим кызы, Түбән Әлкидә тәрбияләнгән Гөлнур Лотфуллина, Түбән Кәчидә үскән Марина Лебедева өйләрендә дә булдык. Аларның һәркайсына шул яңа өйләрдә бәхетле гаиләләр корып, сәламәтлек, шатлык белән яшәүләрен теләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International