Җырлар да, рәсемнәр дә – туган ил турында

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Геройлар паркында сәгать 11 дә  Россия көненә багышланган зур концерт башланды.  Ачык һавада узган әлеге тамашада нигездә  районыбыз авылларыннан талантлы балалар чыгышлары яңгырады.

Паркта халык та шактый җыелган иде. Дөрес, күпчелек балалар булды. Әмма олылар, яшьләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр, дуслар, туганнар белән аралаштылар. Көне дә бит күптәннән көтеп алынган һәм тансык – җылы, кояшлы булды.

Җыелган халыкны, барлык әлкилеләрне бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

–Бүген без биредә бөтен ил белән бергә Россия көнен билгеләп үтәбез. Һәммәбез Татарстандагы, Россиядәге зур үзгәрешләрне, күркәм яңарышларны күреп горурланып яшибез. Мәктәпләр, хастаханәләр, клублар төзелә, булганнары ремонтлана, юллар, күперләр салына. Авыл җирендә дә халыкка тормыш өчен бик күп уңайлыклар тудырыла. Иң мөһиме, күгебез һәрчак аяз булсын, илдә иминлек хөкем сөрсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар телим,–диде район башлыгы.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары  башкаруындагы патриотик җырлар да бәйрәмгә бик аваздаш булды, күңелләрдә күтәренкелек, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уятты.

Ул арада шашка һәм шахмат уеннары оештырылды, өстәл теннисы ярышлары башланды. Ә инде паркның икенче башында балалар арасында “Минем яраткан илем” рәсем ясау бәйгесе барды. Соңрак “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге вәкилләре “Балалар илебез рәсемен ясый”

11 нче республика конкурсында җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Паркта  ачык һавада иң кызыклы китаплардан уку залы да эшләде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре моны мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп оештырды. Шунда ук район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Гөлкәй Гафиятуллина  өстәле янына килеп кан басымыңны үлчәтергә, йөрәк тибешеңне тикшертергә дә мөмкин иде.

Балалар өчен төрле тәм-томнар да сатылды. Алга таба паркларда үтәсе мондый чараларда теләгән һәркем өчен чәйләп алу, тамак ялгау мөмкинлеге тудырылган сәүдә нокталары да булдырылачак әле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International