Мөрәҗәгатьләр нигездә дәүләт хезмәте стаҗына һәм хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы иде. Әйтик, килүчеләрнең икесе дәүләт хезмәтендә эшләгәнлекләре өчен стаж исәпләнә микән, дип сорадылар. Инспектор аларга өметләндереп җавап бирде. Чуаш Кичүеннән берәүне хезмәтләр үтәү турында килешү буенча эшкә урнашкан хезмәткәрнең хокуклары кызыксындырды. Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Рәйсә Габдуллина кайбер профсоюз әгъзалары мәнфәгатьләрен ничек яклау турында киңәшләште.
Тулаем алганда кабул итү нәтиҗәле үтте: Фидаил Хәернасов һәм Фәридә Яруллина кешеләр белән озаклап сөңләштеләр, файдалы киңәшләр бирделәр.