Терлек азыгы хәзерләүчеләр көннәр яңгырлы торганга печәнне күпләп теземнәргә егып куярга ашыкмыйлар. Шуңа күрә теземдә ятып бозылган үлән мәйданнары юк диярлек.
Сенаж салу “Кызыл Шәрык-Агро” отрядларыннан тыш “Хузангай” җәмгыятендә дә яхшы оештырылган. Хузангайлылар 7700 тонна сенаж салырга өлгерде инде.
Кышлату чорын әйбәт үткәрү өчен бер шартлы баш терлеккә 23 центнер азык берәмлеге терлек азыгы әзерләргә кирәк. бүгенгә районда әлеге күрсәткеч 6,8 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Хуҗалыкларда кукуруздан силос массасы күп чыгар дип өметләнәләр. Механизаторлар шулай ук пар җирләрен эшкәртү, үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан саклау өчен агрочаралар куллану, яфрак аша тукландыру белән шөгыльләнәләр.