Алар “КШ-Агро”, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятләре кырларында булдылар, көчле давылдан соң үсемлекләр ауган басуларны тикшерәләр, һава дымлы булу сәбәпле килеп чыккан үсемлек авыруларын өйрәнеп, аларга каршы көрәш ысуллары тәіъдим итәләр. Быел үсемлекләрдә моңарчы күренмәгән корткычлар барлыкка килгән. Галимнәр алар белән көрәшү алымнары буенча да үз киңәшләрен бирәләр. Бу тәкъдимнәр, киңәшләр игенчеләргә шундый авыр шартларда да тотрыклы уңыш алуда файдалы булыр.