Әлки районында фронттан килгән хатлар архивы төзелә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Ул өчпочмакларның һәрберсенең үз тарихы. Кайсы бәхетле, кайсы моңсу. Сугыш чоры хатларыннан “Тарихи хәтер” дигән онлайн-архив төзелә. Ул һәркем өчен ачык булачак, суггыш чоры турында истәлекләрне саклау һәм җанландыру мөмкинлеге бирәчәк. Хатлар район башкарма комитетының архив бүлегендә кабул ителә.

Гаиләгездә Бөек Ватан сугышы фронтларыннан алынган хат яисә открытка саклана икән һәм сез аларны башкаларга күрсәтергә әзер икән, архивка алып килегез яисә үз авыл җирлеге советына тапшырыгыз. Архивта аларның күчермәсен эшләп төп нөсхәсен кире кайтарачаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International