Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк

2017 елның 14 июле, җомга

Аларга, куелган барлык таләпләрне үтәү шарты белән, эшчәнлекләрен җәелдерү өчен 5 миллион сумга кадәр акча биреләчәк. Грантларны Түбән Колчуринодан Виктор Рыжков, Чиябаштан Нияз Минсабиров, Татар Мулла авылыннан Тәлгать Фәттахов, Базарлы Матактан Нина Агапова (аның хуҗалыгы Түбән Биктимердә урнашкан) отканнар.

Моннан тыш “Татарстан республикасында фермер эшчәнлеге башкаручыларга ярдәм” дигән программа нигезендә Иске Коратадан Евгений Яганев сөт җитештерү белән шөгыльләнү, Татар Борнаеннан Минсәит Сафин теплицалар төзеп яшелчә үстерү максатларына грантлар отканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International