Әлки районы: терлекчелек тармагына яңа куркыныч яный

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Анда терлекчелек тармагына янаучы нодураль дерматит йогышлы авыруы турында сөйләштеләр. Мөгезле эре терлекләр асраучыларга бу чир бик зур зыян китерү куркынычы белән яный.Комиссия утырышында чыгыш ясап район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин болай диде:

– Хәл бик җитди һәм катлаулы. Россиядә беренче тапкыр нодураль дерматит белән авыру очраклары 2015 елда күзәтелгән иде. Ул илнең иң көньяк төбәкләрендә, югары температуралы өлкәләрдә булды. Ә быел исә безгә чагыштырмача якын Оренбург өлкәсендә терлекләр авыру очрагы теркәлде. Нодураль дерматит – сыер-үгезләрне дә, сарык һәи кәҗәләрне дә юкка чыгарырга сәләтле чир ул.Аңа каршы вакцина әлегә юк. Авыруны черкиләр һәм башка кайбер бөҗәкләр тарата. Хәзер, җәй көне, терлекләр көтүгә йөргәндә, нодураль дерматитның таралу куркынычы аеруча зур.  Шуңа күрә терлекчелек белән шөгыльләүнчеләр сак булырга, сыерларны, кәҗәләрне һәм сарыкларны аерым асрарга тиешләр.

Ветеринария табибы шулай ук Соль-Илецк шәһәренә Тозлы күлдә ял итәргә баручыларны да кисәтте. Чөнки ул яктан, әйтик, җилә-җимеш, карбыз алып кайтканда нодураль дерматитны таратучы шул ук черкиләрне дә ияртү куркынычы бар бит.  Кыскасы, терлекчелек тармагына янаучы бу яңа йогышлы авыру өстәмә саклык чаралары таләп итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International