ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең агымдагы темплары турында хәбәр итте.

20 апрель көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Вербные обычия"дигән танып-белү программасы үткәрделәр.

20 апрель көнне Хузангай авыл клубы хезмәткәрләре Җир турында "Без җир рәсемен ясыйбыз"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буында туган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, күзәтергә, нәтиҗәләр ясарга, гомумиләштерергә өйрәтү иде.

2015 елның 19 апрелендә Әлки муниципаль районында «Көнчыгыш ашлык продуктлары» АҖ отрядларында,Ташбилге авылында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 20 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 18 берәмлек техник карап чыгу уңышлы узды, узган техникага актлар язылды. Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, техниканы өстәмә карау үткәреләчәк.

21 апрель көнне Салман авылы мәдәният йортында  "Җырлыйк әле"дип исемләнгән караоке кичәсе үтте.

Яшьләр "Россия лидерлары" конкурсында җиңүче Илнар Гыйрфанов белән очрашты.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен имтихан биргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларга 20 минут эчендә җавап бирү таләп ителә. Район ДОСААФ оешмасы үткәргән “Яшь йөртүче-2019” бәйгесендә катнашкан кызларга исә 20 сораудан торган билетларга җавап бирү өчен 21 секунд вакыт җитте.

Агымдагы елның өч аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан җир закон чыгаручысы таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.

2019 нчы елның 18 нче апрелендә Әлки муниципаль районында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.

17 апрельдә «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең Казан шәһәрендәге ваклап сату кибетләре вәкилләре белән эшлекле очрашулары оештырылды. Әлеге чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «нәтиҗәле кооперация атналыгы» ның дәвамы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International